Академия ректорының сәламләү сүзе


Хөрмәтле «Россия мөселманнарының дини мирасы» II Халыкара
форумының кунаклары һәм катнашучылары, коллегалар!

Сезне Болгар ислам академиясе профессорлар-укытучылары һәм студентлары исеменнән сәламлим һәм бүгенге чарабызда катанашуыгыз өчен зур рәхмәт белдерәм.

«Россия мөселманнарының дини мирасы» халыкара форумы инде икенче тапкыр үткәрелә. Фәнни форумның төп максаты – илебезнең ислам дине мәктәбен торгызу, күп гасырлык белем бирү һәм фәнни мөселман мирасын саклап калу һәм арттыру. Чараның нәкъ менә Болгар ислам академиясендә үткәрелүе гаҗәп түгел, ул бүген рухи Ефәк юлның төп мәйданчыкларының берсе булып тора. Халыкара Форум Ислам тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнгән белгечләрне әзерләүнең федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Ул Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү Фонды, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү Министрлыгы, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, Россия Федерациясе Мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән үткәрелә.

Россия һәм чит илләрнең абруйлы мөселман дин әһелләре, академик фән, иҗтимагый институтлар һәм дәүләт хакимияте органнарының Академиябез мәйданында җыелуына без бик шат. Илебез ислам дөньясы илләре белән тыгыз элемтәдә тора, күпкырлы мөнәсәбәтләрне киңәйтә. Моннан тыш, илебез күзәтүче сыйфатында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән нәтиҗәле эшчәнлек алып бара. Элемтәләрне тагын да киңәйтүдә, халыкара гуманитар проектларны гамәлгә ашыруда безнең халыкара форум кебек чаралар мөһим роль уйный. Форум – ул фәнни тикшеренүләрнең иң яхшы үрнәкләре, тәҗрибә белән уртаклашу мәйданы, дискуссияләр һәм бәхәсләр туган урын. Форум программасында билгеләнгән бик күп төрле темалар буенча фикер алышуларның башлануын без зур дулкынлану белән көтәбез.

Бүгенге көндә магистратура, докторантура, фәнни тикшеренү юнәлеше, имамнар һәм дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр буенча яшьләр белән эшләү ысуллары, белгечләр өчен өстәмә белем бирү программалары актив үсештә, алар елдан-ел камилләшә, киңәя бара. Болгар Ислам академиясе илебезнең дини мәгарифенең иң яхшы традицияләрен саклап калуга һәм арттыруга зур өлеш кертә. Горурланып сөйләрлек нәтиҗәләрәбез бар: октябрь башында Академиядә икенче чыгарылыш ислам фәннәре докторларына дипломнар тапшыру тантанасы булды. Моннан тыш, кадрлар әзерләү , шулай ук өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча нәтиҗәле эш дәвам итә.

Катнашучыларның конструктив һәм ачык диалогка омтылышы Россия мөселманнарының дини мирасын яңадан торгызу юнәлешендәге эшчәнлеккә нык ярдәм итәр дип ышанам. Конференциядә катнашучыларның барысына да кызыклы ачышлар, дәвамлы файдалы элемтәләр булдыруларын телим. Яңа танышулар киләчәктә нәтиҗәле фәнни хезмәттәшлеккә әверелсен. Барыгызга да форум барышында нәтиҗәле һәм уңышлы эш телим!

Ихирам һәм изге догалар белән,

Болгар ислам академиясе ректоры

Д. М. Абдрахманов

Мы используем cookie-файлы для наилучшего представления нашего сайта. Продолжая использовать этот сайт, вы соглашаетесь с использованием cookie-файлов.
Принять