Форум турында мәгълумат

II ХАЛЫКАРА ФОРУМ
«РОССИЯ МӨСЕЛМАННАРЫНЫҢ ИЛАҺИЯТ МИРАСЫ»

Хөрмәтле коллегалар!

Болгар ислам академиясе Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды ярдәме белән, Россия Федерациясенең Фән һәм югары белем министрлыгы, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте, Россия Федерациясе мөселманнарының диния нәзарәте һәм Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте белән бергәлектә «РОССИЯ МӨСЕЛМАННАРЫНЫҢ ИЛАҺИЯТ МИРАСЫ» II халыкара форумын үткәрә.

Форумны үткәрү вакыты һәм урыны: 25 – 30 октябрь, 2020 ел, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Болгар шәһәре, Кол Гали ур., 1 а.

Форумның максаты – Россия мөселман халыкларыныңтрадицион ислам рухи кыйммәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү, туган илдә ислам илаһияты һәм ислам мәгарифе үсеше, хәзерге Россия һәм дөньяда глобальләшү шартларында динара һәм мәдәниятләр, цивилизацияләр диалогын ныгыту мәсьәләләрен тикшерү һәм хәл итүдә фәнни һәм эксперт берләшмәләрнең, җәмәгать һәм дин эшлеклеләренең көчен бер ноктага берләштерү.

  • Россия Империясендә мөселман дине галимнәре: традицион юнәлеш һәм мирасны өйрәнүнең яңартылган алымнары;
  • мөселман җәмгыятендә конфессиональ диалог: үткәне, бүгенгесе, киләчәге;
  • конфессияара бердәмлек һәм радикализмга каршы көрәш;
  • ислам тарихы һәм Россия язмышында ислам мәдәнияте: тарихтан киләчәккә карау;
  • фәтвә чыгару методологиясе;
  • яңа чорда югары мөселман мәгарифе үсешенең концептуаль нигезләре: Россия һәм чит ил тәҗрибәсе;
  • гомуммөселман фикере контекстында Россиядә ислам ителлектуаль традициясе: хәзерге заман каршылыклары һәм тенденцияләре яктылыгында чагыштырма тикшеренүнең методологик нигезләре;
  • гуманитар фәннең актуаль юнәлеше буларак Россия һәм якын чит ил мөселман халыклары язма мирас үрнәкләрен барлау, җыю, саклау һәм тасвирлау;
  • Россиядә һәм чит илләрдә мөселман яшьләренең милли-гражданлык һәм конфессиональ үзбилгеләнүләре: формалашу нигезләре һәм үсеш шартлары;
  • Россия мөселманнары иҗтимагый доктринасын гамәлгә кертү контекстында мөселман яшьләренең гражданлык үзбилгеләнү потенциалы үсеше;
  • Россия һәм чит ил галимнәренең югары ислам мәгарифе өлкәсендә казанышлары белән фәнни-методик һәм мәгълүмат алмашу җәһәтеннән уртаклашуы;
  • Ислам илаһият фикере үсешендә традицияләр һәм яңа тенденцияләр: Россия һәм чит ил мөселман җәмәгатьчелеге тәҗрибәсе.

Форум кысаларында түбәндәге фәнни чаралар үткәрү планлаштырыла:

  1. 2020 елның 25 – 27 октябре – «РОССИЯ ҺӘМ ЯКЫН ЧИТ ИЛЛӘРЕНЕҢ ИСЛАМ ИЛАҺИЯТ МИРАСЫ» IV Халыкара Болгар укулары» халыкара фәнни-гамәли конференциясе.
  2. 2020 елның 27 – 29 октябре – «ГЛОБАЛЬ ПРОБЛЕМАЛАРНЫ ХӘЛ ИТҮДӘ ФӘТВӘ ЧЫГАРУ ИНСТИТУТЛАРЫНЫҢ РОЛЕ: ҮТКӘНЕ ҺӘМ БҮГЕНГЕСЕ» IV Мәрҗани укулары» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе.
  3. 2020 елның 28 – 30 октябре – «РОССИЯДӘ ҺӘМ ЧИТ ИЛЛӘРДӘ МӨСЕЛМАН ЯШЬЛӘРЕНЕҢ ГРАЖДАН БУЛАРАК ҮЗБИЛГЕЛӘНҮЛӘРЕ ФОРМАЛАШУЫ» II халыкара студентлар фәнни-гамәли конференциясе.

Форумның эш телләре – рус, инглиз, гарәп, татар телләре.

Форумда катнашу шартлары

Форум эшендә катнашырга илаһиятче галимнәр, ислам белгечләре, теологлар, дин белгечләре, тарихчылар, фәнни һәм белем бирү оешмаларының вәкилләре, студентлар, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырыла.

Форумда катнашу мөмкинлекләре:

  • килеп катнашу: доклад уку, стенд доклады, докладларны тикшерүдә, дискуссияләрдә катнашу;
  • онлайн катнашу: дистанцион коммуникация системасы аркылы тоташып, доклад уку;
  • читтән торып катнашу: фәнни мәкалә бастыру.

Фәнни чараларда катнашучылар Форумның эш телләренә синхрон тәрҗемә һәм чыгышлар өчен кирәк техник чаралар белән тәэмин ителә.

Форумда катнашу өчен, 2020 елның 15 октябренә хәтле https://forum.bolgar.academy/ruсылтамасы буенча тутырылган электрон форма җибәрү, forum@bolgar.academy адресына катнашырга теләгән конференция исемен күрсәтеп, мәкалә тексты файлын (күләме – 5 биттән 10 биткә кадәр; 18 000 билге) җибәрү сорала.

Җибәреләчәк файлларны түбәндәге форматка туры китереп әзерләү сорала:

  1. Мәкалә өчен файл форматы: автор фамилиясеавтор инициалларымәкалә (мисал өчен, РәхимовАРмәкалә).
  2. Презентация өчен файл форматы: автор фамилиясеавтор инициалларыпрезентация (мисал өчен, РәхимовАРпрезентация).

Форум үткәннән соң, доклад материаллары электрон һәм басма шәкелдә җыентык булып басылачак. Ул Фәнни электрон китапханәдә eLibrary.ru (РИНЦ) урнаштырылачак. Мәкалә тексты, рус һәм чит телдәге аннотацияләр Форум оештыру комитетына тапшырылыр алдыннан, укып төзәтелгән булырга тиеш. Материаллар автор редакциясендә басыла, басылган материалларның оригинальлеге һәм фәнни-теоретик  дәрәҗәсе өчен авторлар үзләре җаваплы. Бастыруга тәкъдим ителгән барлык материаллар «Антиплагиат» программасында тикшерү үтә (оригинальлек дәрәҗәсе кимендә 70% булырга тиеш).

Оригиналь тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен тасвирлаган кулъязманың тулы текст структурасы гомумкабул ителгән шәкелгә туры килергә һәм түбәндәге бүлекләрдән торырга тиеш: кереш (актуальлеге), максат, материаллар һәм методлар, нәтиҗәләр, тикшерү (дискуссия).

Форумның редакция советы стандартларга туры килмәгән һәм күрсәтелгән темаларга язылмаган материалларны, шулай ук элек басылган хезмәтләрне басмага кабулитмәячәк.

ИГЪТИБАР: заявка һәм мәкаләләре таләпләргә туры килгән һәм оештыру комитеты тарафыннан алдан расланган катнашучыларга юл, яшәү һәм туклану чыгымнарын күтәрү буенча ахыргы карар мәкалә текстын бәяләгәннән соң кабул ителәчәк.

5–10 бит (18 000 билге) күләмендәге доклад тексты Microsoft Word та (*.doc, *.docx, *.rtf форматлары) әзерләнә, шрифт зурлыгы – 14 кегль, Times New Roman гарнитурасы, 1,5 лы интервал. Кырлары – бар якта да 2 см. Кызыл юл – 1.25 см. Тигезләү – киңлеккә. Өске сул якта УДК индексы күрсәтелә, әлеге күрсәткечне универсаль классификатор нигезендә һәм http://teacode.com/online/udc/ сылтамасы аркылы белеп була. Ике юл аска төшеп, 14 шрифт белән авторның инициаллары һәм фамилиясе уртада калын булмаган баш  хәрефләр белән күрсәтелә. Ике юл аска төшеп, авторның инициаллары һәм фамилиясе инглиз телендә шул ук таләпләргә туры китерелеп күрсәтелә. Мәкалә аннотациясе, бер юл калдырылып, рус телендә 12 кегль гади шрифт белән бирелә. Күләме – 100–120 сүз. Төп сүзләр һәм сүзтезмәләр рус телендә (5–7 сүз) 12 кегль гади шрифт белән күрсәтелә. Бер юл калдырылып, аннотация инглиз телендә 12 кегль гади шрифт белән бирелә. Күләме – 100–120 сүз. Төп сүзләр һәм сүзтезмәләр инглиз телендә (5–7 сүз) 12 кегль гади шрифт белән күрсәтелә. 

Мәкалә Форумдагы эш телләренең берсендә язылган очракта (татар, гарәп, яисә инглиз телләрендә), аннотация белән төп сүзләр мәкалә телендә һәм инглиз телендә күрсәтелә. Мәкалә инглиз телендә язылса, аннотация белән төп сүзләр рус телендә күрсәтелә.

ИГЪТИБАР! Онлайн ресурслар (Google-тәрҗемәче) ярдәмендә тәрҗемә ителгән аннотацияләр тел һәм мәгънә ягыннан автор тарафыннан тикшерелгән булырга тиеш.

Текст түбәндәге кагыйдәләргә туры китереп җыела:

1 Текст киңлек буенча тигезләнә. Хәреф арасындагы интервал – гадәти.

Квадрат җәяләр латин клавиатурасында куела.

Сүз арасында буш урын бер билге итеп куела. Буш урыннар барлык тыныш билгеләреннән соң куелырга тиеш (шул исәптән кыскартулардан соң да, мәсәлән “һ. б.”).

Бер-бер артлы килгән ике тыныш билгесе арасына буш урын калдырылмый, мәсәлән: М., 1995. Ялгызлык исемнәрдә барлык элементлар да буш урыннар белән бүленә (Shift+Ctrl+бушлык), мәсәлән: М.Я. Бигиев.

Дефис сызыкчадан аерылырга тиеш, мәсәлән: Әл-Каттани (дефис), Бүленү турындагы хәдис – Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисе (сызыкча).

Рус (татар) текстында француз куштырнаклары («») кулланыла, цитата эчендә – алман куштырнаклары (“”). Чит телдәге сүзнең тәрҗемәсен биргәндә, Марр куштырнаклары (”) кулланыла.

Инглиз телендәге текстта икеләтә “” куштырнаклар кулланыла.

Абзацлар арасында буш урыннар калдырылмый.

Рус телендә, ялгызлык исемнәрдәге мәгънә аеру белән бәйле очраклардан тыш (мәсәлән, Генрих Бёлль), ё / Ё хәрефләре е / Е хәрефләре белән алмаштырыла.

Текстта аерып күрсәтү түбәндәге кагыйдәләргә туры килергә тиеш:

  • калын шрифт – мәкалә исемнәре, бүлек башлары өчен;
  • р а з р я д к а (җ ә е п я з у) – мәгънә ягыннан аеру өчен;
  • гади курсив – кыска мисаллар өчен.

Автомат рәвештә нумерация, автоматлаштырылган аралаш сылтамалар куллану, стильләр булдыру хупланмый.

Искәрмәләр һәм библиографик сылтамалар

Искәрмәләрне астөшермә рәвешендә һәм гарәп санлы индекс ярдәмендә бик кирәк булганда гына кагыйдәләренә туры китереп кулланылырга мөмкин.

Тексттан соң килгән сылтамалар («Әдәбият» исеме астында) РФ ГОСТ Р 7.0.5–2008 «Библиографическая ссылка»  (01.01.2009) Дәүләт стандарты таләпләренә туры китереп күрсәтелә.

Игътибар! Мәкаләдә һәм сылтама ясалган фәнни эшләрдә битләр санын күрсәтү мәҗбүри, мәсәлән: 256 С.; С. 45–48.

Чит ил чыганаклары (инглиз, аннары гарәп телендәгеләр) кириллицада күрсәтелгән әдәбияттан соң алфавит тәртибендә күрсәтелә.

Тексттагы сылтамаларда авторларның фамилияләре (әгәр документ 1–3 автор тарафыннан әзерләнгән булса) яки документ исеменең беренче ике сүзе (документ 4 һәм аннан да күбрәк автор тарафыннан әзерләнсә, коллектив җыентыкларда) һәм битләрнең гомуми саны күрсәтелә. Басманың елы әдәбият исемлегенә авторның берничә хезмәте кертелгән очракта гына күрсәтелә.

Мәсәлән: [Ибрагим, Ефремова, с. 123].

Архивларга һәм кулъязма җыентыкларына сылтама гомуми кагыйдәләр нигезендә мәкалә тексты эчендә квадрат җәяләрдә күрсәтелә һәм әдәбият исемлегенә кертелә.

Электрон ресурсларга сылтамалар күрсәткәндә, URL (Uniform Resource Locator – ресурсның унификацияләнгән күрсәткече) аббревиатурасы һәм мөрәҗәгать итү датасы кулланыла.

Мәсәлән: URL: http://islamoved.ru/2016/kto-iz-musulman-spasetsya/ (мөрәҗәгать итү датасы: 24.09.2019 ел).

Журнал мәкаләләренә сылтама түбәндәге өлге буенча күрсәтелә: Автор А.А., автор Б. Б. Мәкаләнең исеме. Журнал исеме. Ел; Том (Номер): 5–12.

Мәкалә һәм журнал исемнәрен ике «параллель» (//) сызык белән бүлергә кирәк түгел. Басылу датасы, том, журнал номеры һәм басылган мәкалә битләре кыскартылган форматта күрсәтелә.

Мәсәлән:

Мчедлова М. М. Ислам и единство российского общества: современность и исторический опыт. Ислам в современном мире. 2015; № 11(1): 93–102.

Әдәбият исемлеге кулланылган басма телендә (тәрҗемәсез) алфавит тәртибендә, нумерациясез, басылу урыны, нәшрият, ел һәм бит саны күрсәтеп бирелә. Беренче булып, алфавит тәртибендә кириллицада язылган эшләр, аннары латин һәм башка шрифт белән язылган эшләр күрсәтелә. Әгәр дә исемлектә бер авторның берничә эше китерелсә, алар хронологик тәртиптә урнаштырыла. Кегль – 12, интервал – 1,0; киңлек буенча тигезләү, абзац чигенеше – 1,25 см.

Мәкаләдә кулланылган кыскартылмалар исемлек формасында бирелә.

ҮТЕНЕП СОРЫЙБЫЗ: мәкаләләр күрсәтелгән таләпләргә туры китереп әзерләнергә тиеш. Таләпләрне бозып әзерләнгән мәкаләләр оештыру комитеты тарафыннан каралмаячак.

Форум чаралары турында өстәмә мәгълүмат Форумның сайтында (forum.bolgar.academy) күрсәтеләчәк.

Форумны үткәрү адресы:

422840, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Болгар шәһ., Кол Гали ур., 1а йорт.

Форумның координаторлары:

  • Аймалетдинов Айрат Ансарович (гомуми оештыру), +7(926) 785 1 468; forum@bolgar.academy
  • Рәхимов Сөләйман Туктарович («Россия һәм якын чит илләренең ислам илаһият мирасы» IV Халыкара Болгар укулары» халыкара фәнни-гамәли конференциясе), +7(963) 120 8 021; forum@bolgar.academy
  • Аймалетдинов Айрат Ансарович («Глобаль проблемаларны хәл итүдә фәтвә чыгару институтларының роле: үткәне һәм бүгенгесе» IV Мәрҗани укулары»), +7(926) 785 1 468; forum@bolgar.academy
  • Гайнетдинова Гөлгенә Рәисовна («Россиядә һәм чит илләрдә мөселман яшьләренең граждан буларак үзбилгеләнүләре формалашуы» II халыкара студентлар фәнни-гамәли конференциясе), +7(937) 771 3 665; forum@bolgar.academy
Мы используем cookie-файлы для наилучшего представления нашего сайта. Продолжая использовать этот сайт, вы соглашаетесь с использованием cookie-файлов.
Принять